Аксубай укучылары кулланучылар хокуклары турында белемнәрен арттырдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары кулланучылар хокуклары турында белемнәрен арттырдылар

Район мәктәпләрендә укучыларның ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама контроль-инспекция бүлегенең җитәкче белгеч-эксперты Ирина Ершова белән очрашулары узды.

 Үсеп килүче буын товарлар һәм хезмәтләр турында зур хәбәрдарлыкка ия, чөнки алар заманча элемтә чараларыннан файдаланалар. Шуңа да карамастан, аңлату, ачыклау һәм киңәшләр өчен моментлар да бар, аларны бу тармак белгече генә эшли ала. Ирина Ершова укучыларга кулланучының нинди хокукларга ия булуы, аларны ни рәвешле яклый алуы һәм үзенең кулланучылар хокуклары бозылу турындагы мәсьәләләр белән нинди инстанцияләргә мөрәҗәгать итә алуы турында бәян итте. Очрашулар вакытында товар сыйфатлы булса да, сатып алучыга туры килмәгән очракта нәрсә эшләргә була, нинди товарларны кире кайтарырга мөмкин һәм башка хәлләр уйнатылды. Балалар белгеч белән кызыксынып әңгәмә кордылар, сораулар бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар.


Нет комментариев