Аксубай укучылары кул эшләренең борынгы серләре турында белделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары кул эшләренең борынгы серләре турында белделәр

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр Трудолюбово авыл мәдәният йортында «Борынгы Славутница серләре» халык арт-терапиясе студиясендә булдылар.

Мәдәният учагы хезмәткәрләре Мария Большова һәм Гөлчәчәк Хәмидуллина ярдәме белән укучылар кул эшләренең гүзәл дөньясын ачтылар. Алар «Оригами» түгәрәге эшләре — төрле тарихи чорларда чигелгән сөлгеләр күргәзмәсе белән кызыксынып таныштылар. Балалар «Борынгы Славутница серләре» халык арт-терапиясе музеенда булдылар — борынгы славян, уен һәм интерьер курчакларын, агачтан ясалган савыт-сабаны күрделәр. Аларга крестьяннарның үзләре өчен төрле гади җайланмалар ярдәмендә ризык табуларын, ботка өчен ярма яруларын, мичтә кайнар ризык әзерләүләрен күрсәттеләр. Балалар күргәннәрдән зур тәэсирләр алдылар. Осталар — мәдәният йорты хезмәткәрләре — кунаклар өчен «Россиянка» курчагын ясау буенча осталык дәресләре оештырдылар.

Фото: район мәдәният йорты архивыннан.


Нет комментариев