Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары коррупция турында бергәләп фикер йөртә

Аксубайның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләренең мәктәп яны лагерьдларында «Коррупциягә каршы бергәләп!» дип аталган коорупциягә каршы юнәлештәге чаралар узды.

Укучылар белән район башлыгының коррупция мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина, район прокурорының җәмәгать ярдәмчесе Диләрә Срурова очрашты.

Рәсми вәкилләр балаларга еллар узгач аларның җәмгыятьтә зур тискәре күренешкә – коррупция күренешләренә юлыгырга мөмкин булулары турында сөйләделәр. Шул ук вакытта аларны җиңәр өчен һәр гражданин коррупцияне хөкем итеп һәм шикле эшләрдә катнашмыйча үз өлешен кертә ала. «Коррупциягә каршы бергәләп!» квест-уеннар балаларга бу тискәре гамәлгә каршы бергәләп көрәшергә кирәклеген анык күрсәтте.

Түбән сыйныфлар укучылары белән әлеге тема буенча плакатлар бәйгесе оештырылды. Балалар плакатларда коррупциягә шәхси мөнәсәбәтләрен белдерделәр, жюри каршында үз эшләрен күрсәттеләр. Плакатларны яклау нәтиҗәләре буенча яшь рәссамнар оештыручылардан призлар алдылар.

Фото: Эльмира Крайнова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев