Аксубай укучылары яр буен чистарттылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары яр буен чистарттылар

«Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләрнең «Импульс» волонтерлар отряды «Чиста яр буе» акциясендә катнашты.

Аксубайның иң матур урыннарыннан берсе булган яр буенда еш йөрүчеләр ямьсез картинага тап була – яр буенда бөтен җирдә чүп-чар аунап ята. «Хыял» балалары сулыкны чистартырга булганнар һәм беррәттән кешегә аның табигать каршында барысы өчен дә җаваплы булуын аңлатырга тырыштылар. Үзләреннән соң чүп-чар ташлап калдыручылар үз гамәлләреннән оялсыннар иде, диләр алар.

Эковолонтерлар отряд остазы Елена Кулькова белән намуслы эшләделәр: алар судан чүпләрне тартып чыгардылар, уннарча капчык пластик шешәләр, башка көнкүреш калдыклары белән тулды.


Нет комментариев