Аксубай укучылары ГТО нормаларын тапшыра
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары ГТО нормаларын тапшыра

Районда ГТО нормативларын тапшыру буенча спорт чаралары старт алды.

Укучыларның физик сәләтләрен сынау «Юность» универсаль спорт залы базасында уза. ГТО нормативларын беренчеләрдән булып 13 яшьтән 15 яшькә кадәрге IV баскыч мәктәп укучылары тапшырды. Физик сәләтләрне сынауда шулай ук III баскычта – 11 яшьтән 12 яшькә кадәрге төркемдә укучылар катнашты. Укучылар физкультура дәресләре белән никадәр мавыгуларын, гимнастика снарядларын, җиңел атлетика төрләрен һәм башка физик культура элементларын ничек үзләштерүләрен күрсәттеләр.


Нет комментариев