Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары фронтовик-педагогларны искә алдылар

Хәрби дан мемориалында Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен көрәшкән укытучыларга багышланган “Белемле экскурсия” истәлек акциясе узды.

Район үзәгенең мәгариф учреждениеләре укучылары, “Яшь армия”, “Форпост” һәм “Беренчеләр хәрәкәте” яшьләр берләшмәләре активистлары чарага фронтовик педагогларның портретлары белән килделәр. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов җыелучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

– Сез портретларын кулыгызда тоткан кешеләр безгә Бөек Җиңүне бүләк итеп кенә калмадылар, ә аксубайлыларның бик күп буынына белем дә бирделәр, – дип билгеләп үтте ул. – Без аларның киләчәккә керткән өлешләрен тирән ихтирам һәм рәхмәт белән искә алабыз.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина яшьләрне үзләренең данлы якташлары истәлегенә лаеклы булырга, актив укырга һәм үсәргә чакырды.

– Хәзерге буын аларның эшен дәвам итәргә тиеш, – дип ассызыклады ул.

Яшь армия штабы җитәкчесе Алексей Никитин үз укытучысы Григорий Новиковның сугыш вакытында күрсәткән батырлыгы турында сөйләде. Яшь активистлар шулай ук район мәгариф өлкәсендә күренекле шәхесләргә әверелгән башка фронтовикларның исемнәрен искә төшерделәр. Болар: Иван Пахомов, Нина Гуляева, Елисей Тимирясов, Павел Шиков, Петр Якимов.

– Без, яшь буын, Бөек Ватан сугышында якташларыбызның батырлыгын һәрвакыт истә тотачакбыз, – дигән сүзләрне яңгыраттылар чараны алып баручылар.

Акция Җиңү солдатлары турында шигырь белән тәмамланды, бу чара барлык кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев