Аксубай укучылары дин әһеле белән очрашты
Соңгы яңалыклар

Аксубай укучылары дин әһеле белән очрашты

Аксубайның изге Феодосий Тотемский православие чиркәве каршындагы якшәмбе мәктәбендә «Беренчеләр хәрәкәте» катнашучыларының район благочинные ярдәмчесе иерей Антоний Рыбочкин белән очрашуы узды.

Якшәмбе мәктәбендә Светлана Башатова җитәкчелегендәге яшьләр хәрәкәте вәкилләрен кунакчыл кабул иттеләр.

Аралашу дустанә мохиттә үтте. Антоний Рыбочкин Халыклар бердәмлеге көненең дәүләт һәм илнең барлык гражданнары өчен әһәмияте турында сөйләде, шулай ук Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә бәйрәмнең әһәмиятенә тукталды. Укучылар дин әһеле сөйләгәннәрне зур кызыксыну белән тыңладылар. Аларның дин тормышы планында күп кенә сораулары туды, Антоний атакай белән әңгәмәдә алар сорауларына җаваплар алдылар.

 


Нет комментариев