Аксубай укучылары әтиләренә балчыктан эшләнмәләр бүләк иттеләр
Балалар иҗат мәктәбенең сәнгать бүлеге тәрбияләнүчеләре Ватанны саклаучы көненә әтиләренә бүләкләр әзерләделәр.
Алар түгәрәк тартмачык рәвешендәге сувенирларны балчыктан үз куллары белән ясадылар. Фантазияләрен эшкә җигеп, сәнгать зәвыгын кулланып, эшләнмәләргә тырышып форма бирделәр. Балчык кипкәч, аңа буяулар белән бизәкләр төшерделәр. Балалар ике атна дәвамында эшләделәр һәм, ниһаять, эшләнмәләрне ахырына кадәр җиткерделәр һәм әтиләрен бүләкләре белән сөендерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев