Аксубай туган якны өйрәнүчесе чуаш мәдәни үзәгеннән бүләккә лаек булды
Соңгы яңалыклар

Аксубай туган якны өйрәнүчесе чуаш мәдәни үзәгеннән бүләккә лаек булды

Чуаш телен, мәдәниятен, халык тарихын саклауга керткән өлеше өчен Владимир Чураковка чуаш мәдәни үзәгеннән Рәхмәт хаты тапшырылды.

Бу истәлекле вакыйга район газетасы редакциясендә булды. Редакциянең тугры дустына бүләкне «Татмедиа» АҖ филиалы баш мөхәррир-җитәкчесе Людмила Жаренова тапшырды. Владимир Алексеевич Яр Чаллыда яши һәм районга еш кайта алмый. Әмма районда булганда, аралашу, яңалыклар белән уртаклашу өчен редакциягә керми калмый. Чуаш мәдәни үзәге җитәкчесе Роза Чентаевадан Рәхмәт хаты редакциядә үз адресатын берничә ай көтте. Һәм менә Людмила Жаренова аның чираттагы килүендә үзенең мактаулы миссиясен үтәде.

– Чын күңелдән Сезгә сәламәтлек, киләчәктә дә район файдасына актив эшчәнлек телибез, – диде ул. – Сез тапкан архив мәгълүматлары район авыллары тарихын һәм туган төбәгебезнең үткәне битләрен ачарга ярдәм итә.

Ул туган якны өйрәнүчегә актив хезмәттәшлек өчен чуаш мәдәни үзәге архивыннан рәхмәт сүзләре җиткерде.


Нет комментариев