Аксубай туган як тарихын өйрәнүчесе авыл халкының истәлекле урыннарын төзекләндерә
Аксубай районы кешесе Владимир Чураков халык өчен тарих битләрен ачып кына калмый, ата-бабалар истәлеген мәңгеләштерү белән дә шөгыльләнә, истәлекле баганалар тирәсен тотып алу буенча да эшләр башкара.
Ул дүрт этнографик багана урнаштырды инде. Аларны борынгы авыл зиратлары территорияләрендә һәм Иске Савруш авылының борынгы халкының табыну урынында урнаштырган, территорияләрендә агачлар утырткан.
Узган ел ул 1700 нче еллар уртасында Савруш һәм Түбән Савруш авыллары арасында зират булган урында истәлекле багана урнаштырды. Анда шулай ук гасырлар элек бу урында яшәгән крестьяннарның нәрсә белән шөгыльләнүләре сурәтләнгән. Күптән түгел Владимир Чураков бу истәлекле урынны да төзекләндерде – багана тирәсен койма белән әйләндереп алды. Бу эштә аңа фикердәшләре – туганы Эдуард Моисеев улы Никита белән, туганының кызы Галина Моисеева, шулай ук кызы Людмила ире Ринат белән махсус килеп ярдәм иткәннәр.
Туганнар, бу – ата-бабаларыбыз хәтере өчен һәм хәзерге буын кешеләр үз тамырларын белсеннәр өчен икәнен аңлап бердәм эшлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев