«Уяну» традицион экологик фестивальдә Аксубай универсаль технологияләр техникумының экология командасына берләшкән студентлар төркеме дә катнашты.
Студентлар чара кунакларына үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр. «Ромашка» егермедән артык табигатьне саклау проектында катнашкан. Болар – «Территорияләрне яшелләндерү» – төрле токымлы 1500нән артык агач утыртканнар; «Чәчәк ат, туган төбәгем!» – команда ел саен 45 меңгә кадәр чәчәк үсентесе үстерә; «Яшә, чишмә!» – чишмәләрне чүп-чардан чистарталар. Экологлар балалар бакчаларында булалар – нәниләргә табигатьне сакларга кирәклеге турында сөйлиләр, республика бәйгеләрендә катнашалар һәм призлы урыннар алалар. Фестиваль кысаларында студентлар Аксубай урманчылыгы җитәкче-урманчысы Андрей Ильмухин белән аралаштылар. Районның баш урманчысы аларга республикада 9 сентябрьдән игълан ителгән «Татарстанның чиста урманнары» экология акциясендә катнашырга тәкъдим итте.
Нет комментариев