Аксубай техникумы студентлары район үзәгендә тәртип урнаштырдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай техникумы студентлары район үзәгендә тәртип урнаштырдылар

Аксубайда территорияләрне җыештыру буенча ике айлык кысаларында эшләр дәвам итә.

Анда Аксубай техникумы студентлары да актив катнашты. Яшьләр туган бистәбез турында кайгырту үрнәген күрсәттеләр һәм өмәгә чыктылар, район үзәгенең әһәмиятле урыннарында тәртип урнаштырдылар.

Егетләр өч төркемгә бүленделәр. Беренче төркем үзәк мәчет территориясендә чисталык урнаштырырдылар, икенчеләре изге Феодосия Тотемский православие гыйбадәтханәсе территориясен җыештыру белән шөгыльләнделәр, ә өченчеләре җирле паркны төзекләндерүгә алындылар. Студентлар көздән калган яфракларны җыештырдылар, чүп-чар җыйдылар.

Өмәдә катнашучылар билгеләп үткәнчә, алар өчен бу эш кенә түгел, ә туган бистәне төзекләндерүгә өлеш кертү мөмкинлеге дә.

– Бистәдә чисталык урнаштыруның – безнең уртак җаваплылык булуын без аңлыйбыз. Безнең тырышлык аркасында чиркәү, мәчет яннарында һәм паркларда хәзер чиста һәм уңайлырак булачак, – дип уртаклаштылар студентлар.

Мондый инициативалар яшьләргә әйләнә-тирә мохит өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итә һәм хезмәтне гомуми файда өчен бәяләргә өйрәтә.


Нет комментариев