Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Аксубай техникумы шәкерте һөнәри осталык буенча Бөтенроссия чемпионатында Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак

Аксубай техникумында «Умартачылык» компетенциясендә һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабына йомгак ясадылар – аксубайлы Степан Васильев җиңүче дип танылды.

Чистай, Нурлат, Мамадыш, Алексеевск һәм Аксубай районнарының һөнәри белем бирү учреждениеләреннән биш катнашучы өч көн дәвамында техникум стеналарында махсус төзелгән мәйданчыкта көч сынаштылар. Шартлар чынбарлыкка якын иде. Һәр катнашучының, умартачы буларак, бәйге биремнәре өстендә эшләү өчен барлык җиһазлары, материаллары, савытлары бар иде. Студентлар алты модуль үтәделәр – бал кортларын тоту буенча барлык белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Аларның эшчәнлеген экспертлар – уку йортлары вәкилләре катгый күзәттеләр. Безнең районны укытучы Татьяна Горбунова һәм баш эксперт Иван Узяков тәкъдим итте. Барысы да бәйге кагыйдәләренә һәм таләпләренә туры китереп узды. Һәм соңгы этаптан соң, ярышларның өченче көнендә нәтиҗәләр ясалды.

Бәйге нәтиҗәләрен Аксубай техникумы директорының уку-производство эшләре буенча урынбасары Владислав Борисов игълан итте.

Ул барлык бәйге катнашучыларына һәм экспертларга чемпионатның төбәк этабында катнашу турында сертификатлар тапшырды. Чемпионатта катнашучыларның һәрберсе дулкынланып көткән мизгел җитте.

– Беренче дәрәҗә диплом белән Степан Васильев бүләкләнә, – диде тантананы алып баручы һәм актлар залы көчле алкышлар белән тулды.

Степан Васильевка җиңүче дипломы һәм медаль тапшырылды. Ул бәйге узган өч көн эчендә дуслашып өлгергән студентларның, экспертларның котлауларын кабул итте.

Степан Аксубай универсаль технологияләр техникумында эретеп ябыштыручы белгечлеге буенча икенче курста укый. Ул Иске Тимошкино авылыннан. Умартачылык буенча тәҗрибәсе юк, дип таныды ул, аларның хуҗалыгында бал кортлары юк, әмма чемпионатка әзерлек чорында алынган мондый белем багажы кайчан да булса файдалы булырга мөмкин.

Бәйгегә Степанны техникум укытучысы Иван Узяков әзерләгән.

– Бер айдан артык элек без бәйгенең төбәк этабына әзерләнә башладык, – дип сөйләде Иван Николаевич. – Теорияне өйрәндек, практик темалар өстендә эшләдек. Менә барысы да уңышлы килеп чыкты. Степан – акыллы, җитез егет, материалны яхшы үзләштергән. Афәрин!

Җиңүченең алда җиңел булмаган финал этабы көтә. Бу бик җаваплы сынаулар, чөнки Степан анда республика исеменнән чыгыш ясаячак. Аңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев