Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай терлекләрен себер түләмәсе авыруыннан ничек сакларга

Ветеринария белгечләре әйтүенчә, безнең әйләнә-тирәбездә хайваннар өчен дә, кеше өчен дә куркыныч булган авырулар күп. Алар арасында иң мәкерлесе – себер түләмәсе.

Бу авыруның район территориясенә үтеп керүенә юл куймау турында районның ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин сөйли.

– Себер түләмәсе – бик куркыныч йогышлы авыру. Ул мөгезле эре терлекләр, сарыклар, кәҗәләр, атлар, дуңгызлар, этләр һәм мәчеләр өчен куркыныч.

Бацилла споралары туфракта дистә еллар саклана ала. Кеше бу чирне авыру хайван белән турыдан-туры элемтәдә булганда яки җитәрлек эшкәртелмәгән ит продукциясен ашаганда йоктыра ала. Авыру кан агымын, тирене, эчәклекне һәм үпкәләрне зарарлый.

Татарстан Республикасында авыруга юл куймау буенча барлык чаралар күрелә, ветеринария-полиция постлары көчәйтелде, барлык терлекләр тикшерелә. Халыкка терлекләрне тиешле ветеринария документлары булганда гына сатып алырга, читтән килгән машиналардан терлек сатып алмаска киңәш ителә.

Безнең бурыч – авыруларга юл куймау. Районның ветеринария хезмәте даими рәвештә себер түләмәсе авыруыннан барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхси йортларда барлык терлекләргә прививка ясыйлар. Профилактика өчен вакциналар кулланыла. Авырудан сакланырга профилактик чаралар гына ярдәм итәчәк – вакытында прививка ясату бу куркыныч авырудан саклый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев