Аксубай тегүче-волонтерлары РФ Дәүләт Думасы депутатына ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай тегүче-волонтерлары РФ Дәүләт Думасы депутатына ярдәме өчен рәхмәт белдерделәр

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Аксубай волонтерлары Олег Морозовка рәхмәт сүзләре белән видео-мөрәҗәгать юлладылар.

Аксубайга чираттагы килүендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Яшьләр үзәгендә булды, волонтерлар белән аралашты, нинди ярдәм кирәклеге белән кызыксынды.

Футболкалар, җылы кимнәр, яшеренү плащлары, антидрон плащлар, камуфляж формалары һәм башка бик күп әйберләр җитештерүче тегү цехы хатын-кызлары тагын бер тегү машинасы һәм оверлок сорадылар. Ике елдан артык инде тегү цехында эш кайный, тегүче-волонтерлар штатында үз эшләренең осталары да бар, әмма күпчелеге үзлегеннән өйрәнүчеләр. Ләкин алар шундый тырышлык һәм җентеклелек белән тегәләр ки, аларның эшләнмәләре фабрикада җитештерелгәннән берничек тә аерылмый.

Волонтерларның үтенеч-гозерләре үтәлде, яңа җиһаз эштә сыналды инде.

– Хөрмәтле Олег Викторович, без сезгә бүләкләрегез – тегү машинкасы һәм оверлок өчен бик рәхмәтле. Алар ярдәмендә без МХО катнашучылары өчен 250дән артык әйбер тектек инде, – дип зур рәхмәтләрен белдерде видеомөрәҗәгатьтә волонтер Валентина Гурьянова.


Нет комментариев