Аксубай районы делегациясе Яшел Үзәндә узган «Татарстан Республикасы эшмәкәренең иң яхшы иҗтимагый советы» VI республика бәйгесе финалында катнашты.
Бәйгедә Татарстанның 40 муниципалитетыннан эшкуарлык бергәлеге вәкилләре катнашты. Барлыгы 13 номинация тәкъдим ителде.
Аксубайны республика чарасында район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Илшат Моратшин, «УрманМастер» ҖЧҖенең башкарма директоры Александр Сычев һәм Евгений Бишанов тәкъдим итте.
Республика бәйгесе йомгаклары буенча Аксубай районының Эшкуарлыкка ярдәм итү һәм үстерү мәсьәләләре буенча координация советы бүләкләнде:
Нәтиҗәле хезмәт һәм республикада кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министры Рәхмәте;
Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты һәм «Сәнәгать паркларын һәм эшкуарлыкны үстерү инфраструктурасының башка объектларын төзүгә һәм тулыландыруга өлеш керткән өчен» номинациясендә Ассоциация Советы рәисе Дипломы;
Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә өлеш керткән өчен» номинациясендә Ассоциация Советы рәисе Дипломы.
Нет комментариев