Бөек Ватан сугышы тарихы, 80 елдан артык узса да, һәр гаиләгә якын.
Яңа Дума авылы кешесе (документлар буенча) герой-фронтовик Сәйфулла Гайнуллин турында безгә аның оныгы Венера Узакова сөйләде.
Фронтка чакырганда Сәйфуллага 24 яшь була. Ул сугышка 1941 елның 23 июнендә үк китә. Өйдә әнисе, яшь хатыны һәм ике айлык улы кала. Аерылышканда язмыш ниләр әзерләгәнен белмиләр. Ул авыр сугышчан юл уза. 43 нче армиянең артиллерия идарәсе батареясендә элемтәче булып хезмәт итә. Якташыбыз дошманга каршы дүрт ел көрәшә. Белорус фронтында сугышчан биремнәрне үрнәк итеп үтәгәне, батырлыгы һәм кыюлыгы өчен ул “Сугышчан хезмәтләр өчен” медаленә лаек була. Медаль белән бүләкләү турындагы документка 1945 елның 7 февралендә кул куелган.
Бүләкләү кәгазендә болай диелә: “Гвардияче Гайнуллин үзен батыр сугышчы итеп күрсәтте. 1944 елда Витебсктан Мешельга кадәр сугышларда кыюлык һәм батырлык күрсәтте. Берничә тапкыр дошманның артиллерия уты астында бик катлаулы сугыш шартларында чыбыкларның зарарлануын юкка чыгарды, шул рәвешле совет гаскәрләренең актив алга баруын тәэмин итте”.
Өйдә аны әнисе, хатыны һәм кечкенә улы дулкынланып көтә.
Сугыш гаиләдән иң кадерлесен тартып ала. 1945 елның 10 апрелендә Тильзит шәһәрен (шәһәрнең хәзерге атамасы Советск) азат итү вакытында сугышчы авыр җәрәхәтләр ала. Аны госпитальгә китерәләр, ләкин хәрби табиблар солдатның гомерен саклап кала алмыйлар. Сугышчының йөрәге шул ук көнне тибүдән туктый. Ике көннән соң аның әнисе Мәвтүрә Гайнуллинага улының үлеме турында хәбәр килә. Сәйфулла Гайнуллин Тильзитны алганда һәлак булган совет сугышчыларының мемориаль комплексында җирләнгән.
Күптән түгел генә каһарманның оныкчыгы Одина һәм аның улы Никита Калининград өлкәсендәге әлеге шәһәргә барып кайтканнар, мемориаль комплекста булганнар. Исемлектә җирләнгән 360 солдат арасында бабаларының фамилиясен дә тапканнар. Алар кадерле кешеләрен искә алганнар. Оныкчыгы, сәламәтлеге белән проблемалар булуга карамастан, герой бабасының соңгы сыену урынына барган. Әйтерсең, ул аңардан яшәү көче, алга омтылыш алган, ә ул Россия Трансплант-уеннарында актив катнашучы.
Авылда инде Сәйфулланы исән чакта белгән кешеләр булмаса да, аның исеме һәм батырлыгы туганнарының йөрәкләрендә яши.
– Минем бабам чын герой, – дип сөйли оныгы Венера Узакова. – Гаиләнең бу авыр югалтуны ничек кичерүен күз алдына гына китерә алам. Әбием улын ялгызы тәрбияләп үстергән, һәлак булган тормыш иптәшенә тугрылык саклап башка кияүгә чыкмаган. Әти, үсеп җиткәч, үз гаиләсен корган, анда биш бала үскән. Алар төрле шәһәрләрдә яшиләр. Без Рязаньда яшибез, һәм ничә ел узса да, бабабыз турындагы истәлек изге булып кала. Ул гомерен Бөек Җиңү, без тыныч күк астында бәхетле яшәсен өчен биргән.
Нет комментариев