Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай сугышчылары Бөек Ватан сугышында дошманга үзләренең батырлыклары белән каршы торганнар

Татарстан Республикасы Дәүләт архив комитетының район Башкарма комитеты архив бүлегендә безнең якташларыбыз — Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында шактый материаллар саклана.

 Шушы документларның берсен архив хезмәткәрләре редакциягә тәкъдим иттеләр. Анда якташ сугышчының фаҗигале язмышы турында бәян ителгән. Газета материалына 20 елдан артык. Бу – һәлак булган фронтовикның улы эшләгән тармак газетасы.

«Тверь өлкәсенең Ржев районы Полунино авылындагы туганнар каберлегендә Бөек Ватан сугышының меңләгән солдаты җирләнгән. Үзәк аллеяда зур стелалар калкып тора, аларда туганнар каберлегендә ятучыларның фамилияләре уеп язылган. Алар монда ун меңгә якын. Һәлак булганнарның тынычлыгын таш солдат саклый, аның турында: «Гимнастеркасы таштан, итекләре таштан», – дигән юллар бар.

Монда булып кайткан кешеләр арасында безнең якташыбыз, камгэсстрой хезмәткәре Исмәгыйль Минзәки улы Галимов та булган. 50 елдан артык вакыт узгач, ул озак еллар буе уңышсыз эзләнүләрдән соң әтисенең каберлеген тапкан.

Гаиләгә әтиләренең хәбәрсез югалуы турында хәбәр килгәндә, Исмәгыйльгә нибары ике ай гына булган. Бу хәл 1942 елның гыйнварында була.

1941 елда Яңа Ибрай авылыннан фронтка авылдашлары Иксан Галимутдинов һәм Вәлиәхмәт Габдрахманов белән бергә Минзакир Галимов та китә. Аларны бөтен авыл озатып кала, ә авылда ир-атлар көннән-көн кими бара.

Өч дус Калинин фронтының 220нче дивизиясе 673нче укчылар полкына эләгәләр һәм рядовойлар дәрәҗәсендә сугышалар. Ржев хәрби комиссариаты мәгълүматлары буенча, өчесе дә диярлек бер вакытта – 1942 елның гыйнвар башында Тверь өлкәсендә, Мәскәү өчен каты сугышлар барган Ржев янында һәлак булалар.

Исмәгыйль Галимов әтисенең каберен эзләүне күптән башлаган була инде. Башта ул үзләренең фамилиясен Хәтер китабында күреп ала, анда кызылармияченең күмелгән урыны фараз итеп кенә күрсәтелгән була. Республиканың хәрби комиссариатына һәм Ржев шәһәренә ясалган күпсанлы мөрәҗәгатьләр дә нәтиҗә бирми.

Әмма Исмәгыйль Галимов бирешергә җыенмый. Ул Ржев җирендә эзтабарлар отрядларының актив эшләве турында белә, шуңа күрә Тверь өлкәсенең хәрби комиссариатына да мөрәҗәгать юлларга була. Җавап тиз килә.

Хәбәрдә Минзакир Сабир улы Галимовның Ржев районы Полунино авылындагы туганнар каберлегендә яңадан җирләнүе турында әйтелә. Шулай ук 2002 елның 9 маенда бу урынга килергә киңәш ителә.

673нче укчылар дивизиясе тарихы белән Ржевның эзтабарлар отряды шөгыльләнгән. Бу хакта Исмәгыйль Минзәки улы Полунино авылы музеендагы тантаналы чарада белгән. Табылган медальоннар ярдәмендә һәлак булганнарның исемнәрен ачыкларга мөмкин булган, алар арасында якташларыбыз да була.

Туганнар каберлегендә якташыбыз очучы-космонавт Николай Севастьянов белән очрашкан. Аларның әтиләре бер полкта сугышканнар һәм, бәлки, бер көнне һәлак та булганнардыр.

Шулай итеп, 1942 елгы оборона сугышларының беренче көннәрендә безнең сугышчыларның фидакарьлек, батырлык һәм җиңүгә ышанудан башка дошманга каршы торырлык башка кораллары булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев