Кар эри башлау белән, Аксубай универсаль технологияләр техникумы активистлары — «Чиста бул», «Форпост» һәм «Беренчеләр хәрәкәте» экологик хәрәкәтләре әгъзалары бердәм рәвештә Хәрби Дан мемориалы территориясен җыештырырга чыктылар.
Кыш буе монда карның гаять зур катламнары җыелган иде: аның тигез эреп бетүе һәм чистарту эшләре башкарылуы өчен, карны таратырга кирәк булды. Егетләр бердәм һәм җан атып эшләделәр.
«Форпост» хәрәкәте активистлары ветераннарның батырлыгын хөрмәтләү өчен мемориалда Җиңү көненә кадәр мактаулы вахта алып барачак.
— Хәрби Дан мемориалы — Аксубайда иң күп кеше йөри торган урыннарның берсе, – дип билгеләп үтте яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Татьяна Убейкина. – Бу изге урын хәзер ачылып китте, чистарып калды.
Нет комментариев