Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай “Синең сайлавың” федераль акциясен хуплады

Район үзәгенең 3 нче мәктәбендә балигъ булмаганнарны деструктив, шул исәптән экстремистик эшчәнлеккә җәлеп итмәүгә юнәлдерелгән оператив-профилактик чара узды.

Чара шулай ук белем бирү оешмаларында һәм яшүсмерләр мохитендә үз-үзеңә кул салу һәм көч куллану турында сөйләмәү максатын да күздә тота.

Мәктәп укучылары белән үзәк район хастаханәсе, опека һәм ПДН белгечләре очрашты.

Район үзәк хастаханәсе педиатры Юлия Егорова яшүсмерләр суицидын кисәтү чаралары турында сөйләде.

Физик көч куллануны һәм балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтү турында доклад белән опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Айсылу Төхфәтуллина чыгыш ясады. Ул мондый очракларда укучыларга ничек һәм кая мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча юл хәрәкәте инспекторы полиция капитаны Алисә Сафина игътибарны балигъ булмаган затларның административ хокук бозуларын һәм җинаятьләрен профилактикалауга юнәлтте.

Хәзерге вакытта ПДНда унбер балигъ булмаган бала исәптә тора. Аларның унысы административ хокук бозу (вак урлау, кыйнау), бер балигъ балмаган зат җинаять (урлау) кылган.

Мәктәп укучыларына балигъ булмаганнарга җәмәгать урынында законлы вәкилләр озатуыннан башка 22 сәгатьтән иртәнге 6 сәгатькә кадәр булуны тыючы закон турында искә төшерделәр. Чөнки аны санга сукмаучылар да бар – ел башыннан алып тыелган вакытта җәмәгать урынында булуны өстен күргән дүрт балигъ булмаган бала ачыкланган.

Фото: Алисә Сафина архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев