Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай сәхнәсендә яшь талантлар көч сынашты

Район мәдәният йортында «Без бергә» республика балалар халык фестивале муниципаль этабының беренче туры узды.

Чарада районның белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашты. Сәхнә иҗатына сәләтле малайлар һәм кызлар халык вокалы (соло), халык вокаль ансамбле, хореография, нәфис сүз, театраль сәнгать номинацияләре буенча көч сынаштылар.

Балаларның концерт номерлары якты һәм истә калырлык иде. Жюри әгъзалары – мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре һәр чыгышны игътибар белән тамаша кылдылар. Әмма, тамашачылар залында катгый тынлык күзәтелмәде – биредә номинацияләр буенча чыгыш ясаучы дәгъвачылар кычкырган тавышлар, кул чабулар белән башка мәктәпләрдән яшьтәшләренә көч биреп тордылар.

Программа тәмамлангач һәр категориядә, номинациядә һәм яшь төркемендә фестиваль җиңүчеләре билгеләнде. Иң яхшы башкаручылар Аксубай районын зональ этапта тәкъдим итәчәк.

Бүген исә район мәдәният йортында «Без бергә» республика балалар халык фестивале муниципаль этабының икенче туры узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев