Аксубай шахматчылары арасында Халыкара шахмат көненә багышланган онлайн-турнир узды.
Ел саен 20 июль – борынгы уенны яратучылар Халыкара шахмат көнен билгеләп үтәләр. Традиция 1966 елда бөтен дөньядан интеллектуаль спорт сөючеләрне берләштергән халыкара шахмат федерациясе (FIDE) карары белән барлыкка килә.
Шахматчылар арасындагы көч сынашулар дистанцион үткәрелсә дә, атмосфера чын ярышлардагы кебек җылы һәм дустанә иде.
Киеренке интеллектуаль көрәш нәтиҗәсендә турнир җиңүчесе булып Фаил Гафиятуллин танылды. Ул барлык партияләрне отты, йөз процентлы рекорд күрсәтте.
Икенче урынны Адель Купцов яулады, бронза медальне Геннадий Горбунов алды.
Нет комментариев