Сәнгать мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары тормышында истәлекле вакыйга булды: алар чыгарылыш кичәсенә җыелдылар.
Аларга укытучылар һәм ата-аналар сокланып карадылар.
Сәнгать мәктәбендә дулкынлану мохите хөкем сөрде. Чыгарылыш укучылары тулы бер белем бирү курсын уздылар, алар балалар сәнгать мәктәбенә, үзләре өчен сәнгать дөньясын ачу теләге белән, сабый гына килеш килгәннәр иде. Уку елларында белемнәр букчасын тупладылар, вокалга, рәсем сәнгатенә, музыка коралларында уйнарга өйрәнделәр. Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белем алуның беренче этабын тәмамладылар.
Тантанада катнашучыларны сәнгать мәктәбе директоры Марина Бикмуллина сәламләде. Ул укучыларга сәнгать мәктәбен тәмамлау турында таныклык, Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Балаларга музыка бүлеге укытучысы Галина Сруретдинова алга таба иҗади уңышлар теләде.
Фото: балалар сәнгать мәктәбе архивыннан.
Нет комментариев