Аксубай сәнгать мәктәбендә әниләр өчен бүләкләр әзерләделәр
Гаилә елына багышланган чара кысаларында, Халыкара Әниләр көне алдыннан балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлегендә «Әни өчен бүләк» дип аталган Гаилә дәресе узды.
Сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, рәсем бүлеге педагогы Людмила Жирнова җитәкчелегендә әниләр өчен эшләнмәләр әзерләделәр.
Яшь рәссамнар, үзләренең эшләнмәләрен иң кадерле кешеләренә мәхәббәтләрен салып, тырышып ясадылар. Балалар әзерләгән котлау открыткалары һәм эшләнмәләр бик матур, ачык килеп чыкты, һәм, әлбәттә инде, алар әниләрне бик шатландырачак.
Фото: балалар иҗат мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев