Аксубай сәнгать мәктәбе укучысы Казан оркестры белән чыгыш ясаячак
Соңгы яңалыклар

Аксубай сәнгать мәктәбе укучысы Казан оркестры белән чыгыш ясаячак

Аксубай балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче сайлап алуны уңышлы узды һәм күләмле республика проектында катнашты.

«Звёзды из завтра – 2026» дигән абруйлы программаның сайлап алу этабында (Әлмәт зонасы) район сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укучылары София Колесникова һәм Варвара Панюкова (укытучы Галина Сруретдинова) катнашты.

Бәйгенең тыңлау нәтиҗәләре буенча София Колесникова программа лауреаты булды. Бу югары казаныш яшь музыкантка уникаль мөмкинлек ача. 2026 елның 7 апрелендә София Колесникова Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera профессиональ Казан камера оркестры белән сәхнәгә чыгачак.

«Звёзды из завтра» программасы Мәдәни инициативалар президенты фонды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Аның максаты – академик музыка өлкәсендә сәләтле балаларга һәм яшүсмерләргә иҗади һәм профессиональ ярдәм күрсәтү. Проект республиканың барлык 43 муниципаль районын да колачлый, музыка мәктәпләре һәм көллиятләрнең сәләтле укучыларына Европа дәрәҗәсендәге оркестр белән чыгыш ясау мөмкинлеге бирә.

Фото район сайтыннан.


Нет комментариев