Аксубай Сабан туе: механизаторларны хөрмәтләделәр, җырладылар, биеделәр һәм спортта ярыштылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай Сабан туе: механизаторларны хөрмәтләделәр, җырладылар, биеделәр һәм спортта ярыштылар

Бүген Аксубайда Сабан туе – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм көндәлек эшләре белән район үсешенә ярдәм итүчеләр бәйрәме гөрләп узды.

Кешеләр бәйрәмгә күтәренке кәеф, якты хисләр белән килделәр.

Кояш нурлары майданны җылытты, җиңелчә искән җил күңелләрне дәртләндерде.

САБАН ТУЕ – АЧЫК!

Сабан туе бәйрәмен Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров дога укып ачты. Ул игенчеләргә, районның барлык халкына һәм күпсанлы кунакларга игелек, икмәк үстерүчеләргә яхшы уңыш теләде.

Милли көйләр яңгырады. Яшел аланда милли костюмнарда үзешчән артистлар пәйда булды. Мәдәният йортларының сәнгать эшчәнлегендә катнашучыларының, балалар сәнгать мәктәбе укучыларының бию композицияләре районда үзенчәлекле мәдәният үсешенең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Моңлы музыка астында милли киемнәрдән булган татар, чуаш, рус халыклары вәкилләре яшел аланда тере бизәкләр ясадылар. Милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны хөрмәт итүне күрсәтүче бизәкләргә меңләгән кеше сокланып карады.

МӘЙДАНДА – СПОРТЧЫЛАР

Аксубай спортчыларының уңышлары турында без район газетасы битләрендә еш язабыз һәм аның электрон версиясе –“Аksubayevo.ru” сайтында сөйлибез. Район, республика ярышларында җиңүчеләр бәйрәм аренасы буенча үттеләр. Алар – волейболчылар, хоккейчылар, чаңгычылар, җиңел атлетлар, футболчылар, баскетболчылар, йөзүчеләр. Алар дәрәҗәле ярышларда, республика, бөтенроссия дәрәҗәсендәге турнирларда җиңү һәм призлы урыннар яулап, район данын еракларда тараттылар. Үз тәрбияләнүчеләре белән бер колоннада аларның тренер-остазлары да үтте. Алып баручылар ярышларда җиңүчеләрнең һәм аларның тренерларының исемнәрен игълан иттеләр.

ИПИ-ТОЗ БЕЛӘН КАРШЫ АЛДЫЛАР

Сабан туена күпсанлы кунаклар, республикадан рәсми затлар һәм җәмәгать эшлеклеләре килде. Майдан үзәгендә аларны традицион каравай, чәк-чәк, куас белән каршы алдылар.

Татарстан Республикасы Гимны яңгырады. Сабан туе флагын күтәрү хокукы “Чистай” ХК “Аксу Агро” АФ механизаторы Алмаз Мингалимовка һәм “Волга Селект” авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Валентин Захаровка бирелде.

– Сабан туе – борынгы бәйрәм, ул чәчүнең уңышлы тәмамлануын билгели һәм безне милли традицияләргә кайтара, – диде котлау мөрәҗәгатендә район башлыгы Камил Гилманов. – Ул барысына да мул уңышка өмет бирә, игенчеләрнең хезмәтен данлый. Басу эшчеләренә чәчүне уңышлы тәмамлаган өчен һәм авыл хезмәтчәннәре белән бергә район файдасына эшләгән, үз белемнәрен һәм көчләрен халык хуҗалыгының төрле тармакларына салган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Аксубайлыларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Хөсәенов җылы котлады. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.

Шулай ук тантанада катнашучыларга Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул «Аксу Агро» АФның иң яхшы механизаторларының берсе Геннадий Матюшкинга бүләк тапшырды.

Аксубайлыларны Сабан туе бәйрәме белән Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәре башлыгының беренче урынбасары Дмитрий Цивилев котлады. Ул Аксубай районы җитәкчелегенә һәм халкына Димитровградта Сабан туен оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм рәхмәт йөзеннән Камил Гилмановка истәлекле бүләк тапшырды.

Сабан туеның иң кадерле кунаклары арасында мобилизацияләнгән якташлар да бар иде, алар хәзерге вакытта кыска вакытлы ялда. Майдан аларны басып, алкышлар белән каршы алды.

Төрле тармакларда эшләүче алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы булды.

Бәйрәмдә катнашучыларның көчле алкышлары астында район җитәкчесе «Аксу Агро» ҖЧҖ агрономы Рәис Кәлимуллинга – «ТР атказанган агрономы»; «Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторы Юрий Шишкинга – «ТРның атказанган механизаторы»; «Аксу Агро» ҖЧҖ машина белән саву операторы Валентина Кудряшовага – «ТРның атказанган терлекчесе»; район үзәк китапханәсенең уку залы мөдире Фәимә Гатинага «Атказанган мәдәният хезмәткәре» таныклыкларын тапшырды. “Мәгарифтәге казанышлар өчен” күкрәк билгесе белән АТУТ укытучысы Гөлназ Сөләйманова, “Мактаулы остаз” күкрәк билгесе белән АТУТ тулай торак тәрбиячесе Петр Ильденеев һәм производствога өйрәтү остасы Сергей Ихтонов бүләкләнделәр.

АТУТның физкультура укытучысы Надежда Владимировага һәм тәрбияче Рәйсә Гайнуллинага ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Бәйрәм сәхнәсендә быелгы юбилярларны да билгеләп үттеләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын авыл хуҗалыгы ветераны Фаик Хәмзин, Татар АССРның 100 еллыгы билгесен авыл хуҗалыгы ветераны, район авыл хуҗалыгы идарәсенең элеккеге җитәкчесе Хәлил Хәлимов, район башлыгының Рәхмәт хатларын Леонид Жуков һәм Анатолий Горбунов алды.

Сабан туенда төп эшлекле затлар булып үзләренең көндәлек хезмәтләре белән авыл хуҗалыгы үсешенә өлеш кертүче кыр һәм ферма хезмәтчәннәре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, алдынгы механизаторлар, агрономнар, машина йөртүчеләр, терлекчеләр тора.

Район Сабан туенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырып, «Аксу Агро» ҖЧҖ механизаторлары – Рәис Мифтаховны, Гомәр Гарифуллинны, Фәнис Әхмәтсафинны, Максим Ендерюковны, Валерий Ендерюковны, Фәнис Мирҗановны, Илназ Исламовны, баш механик Николай Никоноровны; “Чистополье” ХК ның “Аксу Агро” АФ механизаторлары – Виктор Масловны, Юрий Назаровны, Рамиль Гайфетдиновны; “Волга Селект” ҖЧҖ механизаторлары – Ришат Гатинны, Валентин Захаровны, Александр Мазилинны; АТУТ механизаторы Владимир Тихоновны хөрмәтләделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатларына Станислав Краснов, Вячеслав Ильдимиров һәм Минсәлих Сафин («Чистай» ХКның «Аксу Агро» АФ) лаек булдылар.

Район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән: «Аксу Агро» ҖЧҖ баш агрономы Илья Крючков, агроном Фәрхәт Сәмигулов, «Аксу Агро» АФ механизаторлары Илнур Тямаев, Владимир Ковряков, Радик Гамируллин, шофер Владимир Шишкин, «МОЛКО» ҖЧҖ механизаторлары Анатолий Антонов, Анатолий Кастянов, Алексей Илендеев, «Актай» АПК механизаторлары Сергей Прописнов, шулай ук КФХ механизаторлары Иван Питимиров, Алексей Цветков, Виталий Михеев, Михаил Титов, АТУТның производствога өйрәтү остасы Андрей Иванов бүләкләнделәр. Сабан туеның төп бүләген – мотоблокны механизатор Алмаз Мингалимов алды.

МӘДӘНИ МӘЙДАНЧЫКЛАР ЭШЛӘДЕ

Тантананың рәсми өлеше тәмамлану белән милли бәйрәмнең тематик мәйданчыкларында кызыклы, күңелле вакыйгалар барды. Кече сәхнәләрдә шигърият сөючеләрнең, җырчыларның бәйге чыгышлары узды. Уен мәйданчыклары балаларны җәлеп итте. Туган якны өйрәнү музее ишегалды борынгы Сабан туен бәйрәм итү тарихын ачты. «Библиотека. Китапханә. Вулавăш» китапханә мәйданчыклары берничә иҗади юнәлеш буенча эшләде. Татар, чуаш, рус милли мәдәни йортларында кунаклар җырладылар, биеделәр, милли ризыклар белән сыйландылар.

Район волонтерлары үз мәйданнарын тәкъдим итте. Анда алар тантанада катнашучыларны, махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән якташларгаа тизрәк неонацистларны җиңәргә ярдәм итү өчен яшеренү челтәрләре үрергә өйрәттеләр.

– Сезнең кулларыгызның җылысы безнең солдатларга барып җитсен өчен, – диде волонтерларның берсе. Һәм хатын-кызлар килделәр, өйрәнделәр.

Монда ук алар мобилизацияләнгәннәр өчен ярдәм җыю оештырдылар. Чөнки челтәрләр һәм материал алар өчен һәрвакыт кирәк.

САБАН ТУЕНЫҢ АЕРЫЛГЫСЫЗ ӨЛЕШЕ – СПОРТ ЯРЫШЛАРЫ

Ипподромда ат спорты ярышлары җанатарлары җыелды. Ярышлар башлануы турында игълан ителгәннән соң, тамашачыларның яртысы шунда ашыкты. Ярышлар дәртле узды. Ипподромда көндәшлек рухы, динамика хөкем сөрде. Территориядә шулай ук футбол буенча матчлар, җиңел атлетика, шашка, шахмат, армрестлинг буенча ярышлар узды. Милли көрәш Сабан туеның йөзек кашы булып тора.

Сабан туе батыры исеме өчен биредә яшь спорт сөючеләр дә, узган елларның танылган батырлары да бил алышты. Яшел келәмдә барган көрәш онытылмаслык булды. Җанатарлар аларга көч биреп торды.

Җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. 2023 ел Сабан туеның абсолют батыры булып Иске Ибрай авылыннан Айрат Хәлиуллин танылды. Ул бәйрәмнең төп бүләге – тәкә алды. Яшь спортчылар арасында беренчелекне Яңа Татар Майнасыннан Илдус Камалов яулады. Аның спорт трофее шулай ук традицион тәкә.


Нет комментариев