Аксубай Сабан туе иң җитез йөгерүчеләрне ачыклады
Район Сабан туен бәйрәм иткән вакытта спорт мәйданчыкларында җиңел атлетчылар арасында кискен көрәш барды.
Кызлар арасында 1 чакрым дистанциягә йөгерүдә финишка беренче булып Казан мәктәбе вәкиле Кира Шестерикова килде. Икенче нәтиҗәне Гүзәл Вәлиуллина (1 нче Аксубай мәктәбе) күрсәтте. Өченче урында Иске Ибрай урта мәктәбеннән Ләлә Бикушева.
Шул дистанциядә яшүсмерләр дә көч сынашты. Монда Иске Ибрай урта мәктәбе вәкилләренә тиңнәр булмады. Алар призлы урыннарны үзара бүлештеләр: беренче урында – Камил Мәхмүтов, икенче урында – Кәрим Гатауллин, өченчедә – Хәниф Гатауллин.
Ир-атлар арасында 1,5 чакрымлы дистанциядә искеибрайлы Рәфис Сәгыйтов көннең иң яхшы нәтиҗәсен күрсәтте, финишка икенче булып Яңа Ибрайдан Зиннур Мотыйгуллин килде, Кәкре Күлдән Егор Гусляков өченче призер булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев