Аксубай редакциясендә туган якны өйрәнүчеләр очрашты
“Сельская новь” редакциясендә безнең төбәк тарихы мәсьәләләре буенча бик кызыклы, истәлекле очрашу булды
“Татмедиа” АҖ филиалы район газетасы редакциясенең туган як тарихы белән кызыксынучы кешеләр арасында күп кенә дуслары һәм фикердәшләре бар. Еш кына алар үз тикшеренүләрен, фотосурәтләрне, материалларны безнең белән дә бүлешәләр. Туган якны өйрәнүчеләр белән очрашуга Чаллыдан коткару хезмәте ветераны Владимир Чураков махсус килде. Буш вакытын ул районның, торак пунктларның тарихын өйрәнүгә багышлый, тарихи материаллар эзләү максатыннан дәүләт архивларында еш була. Бу юлы да ул редакциягә буш кул белән килмәде – безнең җирлекнең өч йөз еллык карталарын алып килде. Редакция студиясендә ул Кече Сөнчәле мәдәният йорты методисты Вера Уканеева һәм Нурлат районыннан туган якны өйрәнүче Александр Семенов белән очрашты.
Очрашу җылы шартларда узды. Владимир Чураков Вера Уканеевага Сөнчәле авылының 1794 елгы картасын тәкъдим итте. Кунаклар борынгы документны зур кызыксыну белән карадылар, Сөнчәле төбәгенең үткәне турында фикер алыштылар. Шундый ук бүләкне Владимир Алексеевич Нурлат вәкилнә дә тапшырды.
– Туган як тарихы – кызыклы, мавыктыргыч, – диләр туган якны өйрәнүчеләр. – Безнең ата-бабаларыбыз бик зирәк кешеләр булганнар, алардан күп нәрсәгә өйрәнеп була. Үткәннәрне белү безгә бүгенге сорауларга җавап табарга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев