Аксубай редакциясе Татарстан Рәисеннән автомобиль алды
Татарстан Рәисенең 2025 ел нәтиҗәләре буенча федераль һәм Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының баш мөхәррирләре белән матбугат конференциясе узды.
Чара башланганчы шәһәр һәм район редакцияләренә автомобильләр тапшыру тантанасы булды.
– Беренчел чыганак – сез эшчәнлек алып барган территорияләр. Сезнең мәгълүматлар, нинди юнәлешне сайларга кирәклеген аңлау өчен, мөһим карарлар кабул итү һәм республика җитәкчелеге өчен бик зур әһәмияткә ия, – диде Татарстан Рәисе.
Журналистларны автомобильләр тапшыру белән котлап, Рөстәм Миңнеханов, алар мобильлек һәм бурычларны оператив хәл итү өчен хезмәт итәргә тиеш, дип билгеләп үтте. Ул журналистлар бергәлегенә уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде, республика казанышларының күп факторларга бәйле булуын һәм медиа, матбугатның монда зур өлеш кертүен ассызыклады.
Рөстәм Нургали улы “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйковка 90 миллион сумнан артык сертификат тапшырды. Бу акчалар Татарстан медиахолдингының шәһәр һәм район редакцияләре өчен 48 автомобиль алуга юнәлдереләчәк.
Берсе – “Лада-Веста” автомобиле “Сельская новь” газетасының Аксубай редакциясенә тапшырылды.
Автомобильләрне тапшыру тантанасыннан соң Татарстан Рәисенең йомгаклау матбугат конференциясе узды.
Аның барышында республиканың икътисадый үсешенең якынча нәтиҗәләре, демографик вәзгыять, җитештерүнең төрле тармакларында квалификацияле кадрларга ихтыяҗ турында фикер алыштылар. Татарстан Рәисе бүгенге көндә көнбатыш белән көрәштә җиңүнең төп бурыч булып калуын билгеләп үтте.
Рөстәм Нургали улы татарстанлыларга сугышчыларга күрсәткән гуманитар ярдәмнәре һәм аларның гаиләләренә булган ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Пресс-конференциядә социаль яктан мөһим проектлар, атап әйткәндә, “Безнең ишегалды” программасы, салым реформасы һәм торак-коммуналь хуҗалык системасы хакында да сүз булды. Моннан тыш, башка күп кенә мөһим мәсьәләләр дә каралды.
Фото Елена Калашникова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев