Аксубай редакциясе сату офисы, музей һәм эфирлар өчен студия ачты
Соңгы яңалыклар

Аксубай редакциясе сату офисы, музей һәм эфирлар өчен студия ачты

Бүген «Сельская новь» газетасы редакциясендә күптән көтелгән сату офисы ачылды.

Ул редакция бинасында – беренче каттагы кечкенә уңайлы бүлмәдә урнашкан.

– Сату офисы безнең «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйковның хәер-фатихасы белән пәйда булды, – дип билгеләп үтте «Татмедиа» АҖ филиалы «Сельская новь» газетасы редакциясе баш мөхәррир-җитәкчесе Людмила Жаренова. – Шамил Мөхәммәт улы үз позициясен билгеләде: редакция өчен сату ноктасына ия булу – бүгенге көн таләбе. Биредә без ваклап сатуны гамәлгә ашырып һәм басманы альтернатив алдыручы әбүнәчеләргә газета биреп кенә калмыйча, медиахолдинг канаты астында чыга торган газета-журналларны, Татарстан авторларының кызыклы әдәбиятын, балалар өчен китапларны, татар телендә өлкәннәр өчен сканвордларны сатуны да гамәлгә ашырачакбыз. Шул рәвешле без коллегаларыбыз җибәргән «Кәгазь һәм цифрлар берлеге» республика акциясенә ярдәм итәбез. Офиста реклама да, игъланнар да кабул итәчәкбез.

Үз теләкләрен коллективка район башлыгы Камил Гилманов та җиткерде.

– Шунысын билгеләп үтәсе килә, Аксубай редакциясе елдан-ел үз укучыларына якынлаша, язылу буенча күп эшләр башкара, газетабыз популярлаша башлады. Районда телевидение дә, радио да юк, бөтен йөкләнеш сезгә туры килә. Газетабызга без ярдәм итәргә тиеш. Продукцияне сату – сезнең эшнең бер өлеше, бу сезнең күрсәткечләрне яхшыртыр дип уйлыйм, – дип билгеләп үтте район башлыгы.

Камил Камал улы офис ачуга да үз өлешен кертте, бина алдына брусчатка җәю өчен акча һәм эшчеләр бригадасын бүлеп бирде.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков редакциягә сату офисын ачу уңаеннан – фотоаппарат бүләк итте. Һәм күптән түгел 92нче туган көнен билгеләп үткән район газетасы коллективына һәм ветераннарга адреслы котлаулар тапшырды.

Офиска беренче булып район башлыгы керде. Ул биредәге уңайлыкны өйдәге кебек дип бәяләде. Район газетасы мөхәррире Людмила Жаренова сатуга әзер продукция белән таныштырды. Камил Гилмановка дүрт оныгы өчен «Күңелле әлифба» дигән төсле китаплар бүләк итте.

Редакция бинасында ремонт ел башыннан сату офисында гына түгел, икенче каттагы кабинетларда да барды. Безнең редакция коллективы газета чыгарып, сайтка һәм социаль челтәрләргә яңалыклар гына биреп калмыйча, төзелеш-буяу эшләрен дә башкара. Чөнки ремонт эшләре коллектив көче белән башкарылды, обойлар ябыштырырга, буярга хәтта хезмәткәрләрнең балалары, дуслары һәм тормыш иптәшләре дә ярдәм иттеләр. Бөтен эшкә оста машина йөртүче Игорь Абросимов, смм-белгеч Ирина Гордеева, компьютер версткасы операторы Дарья Егорова һәм реклама буенча белгеч Рания Минигулова төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр. Ике кабинетны иганәче – «ФИТ» ҖЧҖ генераль директоры Константин Николаев ремонтлады. Ярдәм өчен иганәчегә без мең рәхмәтле!

Редакция кабинетларының берсендә турыдан-туры эфирлар өчен студия-фотозона һәм хәтта балалар почмагы җиһазланган. Киләчәктә район газетасы журналистлары яңа проектлар эшләтеп җибәрергә һәм аларны тормышка ашыру өчен, булачак журналистлар буынын үстерү өчен, балаларны һәм мәктәп балаларын җәлеп итәргә ниятли.

Сату офисын ачканда иң мөһиме – укучыларыбыз турында да онытмадык. Ел саен «Татмедиа» АҖ абунәчеләр, шул исәптән район басмалары арасында бәйге үткәрә. Әбүнәчебез – Беловкадан укытучы Татьяна Бульбова, агымдагы елның II яртыеллыгына «Ял пурнасе» газетасына һәм «Сувар» республика газетасына язылу рәсмиләштереп, медиахолдингтан икмәк пешерү җайланмасы алды. Редакция газета укучысы өчен, ә Татьяна коллективның уңышлары өчен сөенде.

–Район газетасын алдырабыз, укыйбыз, район тормышы турында мәгълүмат алабыз. «Кәгазь һәм цифрлар берлеге» акциясен хуплыйм. Укучыларны да укырга җәлеп итәм – кулга тотып укый ала торган газета-китапларны берни дә алыштыра алмый, – дип билгеләп үтте Татьяна Ивановна.


Нет комментариев