Аксубай редакциясе офисын ачу уңаеннан «Татмедиа» АҖннән фотоаппарат бүләк иттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай редакциясе офисын ачу уңаеннан «Татмедиа» АҖннән фотоаппарат бүләк иттеләр

Район газетасыннан сату офисын ремонтлап бетерү һәм ачу уңаеннан республика медиа-холдингыннан котлау сүзләре һәм бүләкләр килде.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков редакциягә яңа фотоаппарат бүләк итте. Баш мөхәррир Людмила Жаренова белән очрашу газетаның 92 нче туган көне алдыннан булды. Шамил Садыйков редакция коллективын һәм ветераннарын газетаның туган көне белән һәм офиста ремонт тәмамлануы белән котлады, коллективка киләчәктә уңышлар һәм зур сатулар теләде!


Нет комментариев