Аксубай редакциясе беренче сыйныф укучысына «Татмедиа» АҖннән портфель бүләк итте
Соңгы яңалыклар

Аксубай редакциясе беренче сыйныф укучысына «Татмедиа» АҖннән портфель бүләк итте

Район газетасы беренче сыйныфка укырга баручы Владислав Гордеевны белем иленә хәер-фатиха биреп озатты.

Традиция буенча, «Татмедиа» АҖ «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында балалары беренче сыйныфка баручы хезмәткәрләрнең балаларына мәктәп букчасы бүләк итә.

Влад – «Татмедиа» АҖ филиалы район газетасы редакциясенең smm-белгече Ирина Гордееваның җиде яшьлек улы. Ул мәктәпкә барасы килүен, ә каникуллар дәвам иткән чорда вакытны бушка уздырмавын, пластилиннан сыннар коллекциясен әзерләвен һәм әнисенең ялын көтүен әйтте.

– Без сиңа укучы өчен иң мөһим булган – портфель тапшырабыз, ул бераз тылсымлы. Әгәр син тырышсаң, укытучыны тыңласаң һәм барлык биремнәрне дә тырышып үтәсәң – дәфтәреңдә гел бишле билгеләре генә булачак, – дип теләкләрен җиткерде булачак беренче сыйныф укучысына баш мөхәррир Людмила Жаренова.


Нет комментариев