Бүген районның төп мәйданында Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Хәрби Дан мемориалы янында флаглар җилфердәде, бирегә бу гаскәрләрдә төрле елларда хезмәт иткән ветераннар җыелды.
Элекке сугышчыларны бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов котлады.
– Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре – Россиянең оборона сәләтенең төп компоненты, – дип ассызыклады ул. – Бик күп якташларыбыз РВСНда хезмәт итте һәм хезмәт итә. Аларның традицияләре һәм тәҗрибәсе яшьләрне патриотик тәрбияләү өчен алыштыргысыз. Ветераннар хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
«Ватанга хезмәт итәм» район ветераннар оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин РВСН ветераннар берлегенә – аның лидеры Павел Крюковка Рәхмәт хатын тапшырды. Чик сакчылары союзыннан котлауларны Алексей Бобов тапшырды. Әлеге берлекнең иң актив ветераннарын бүләкләү тантанасы булды.
Павел Крюков СВО сугышчыларына гуманитар ярдәм җыюда ярдәм иткәннәре өчен ракетачыларга рәхмәт белдерде. Волонтер Александр Убейкин Донбасска йөк белән барудан алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм фронтовиклардан сугышчан сәламнәр тапшырды.
Митингта катнашучылар һәлак булган ракета гаскәрләре ветераннарын бер минут тынлык белән искә.
Нет комментариев