Аксубай районының төп сәхнәсендә иң яхшы укучыларны бүләкләделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының төп сәхнәсендә иң яхшы укучыларны бүләкләделәр

Мәктәп укучыларының төбәк олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләре муниципаль район башлыгы грантына лаек булдылар

– Бүген, бу залда үз-үзенә һәм башкаларга укуда да уңышка ирешү шарты булып хезмәт һәм максатчанлык торганлыгын исбатлый алган кешеләр җыелды, – дип мөрәҗәгать итте тантана катнашучыларына район Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов. – Сез, балалар алга таба да – институтларда яисә өлкән сыйныфларда белем алып, укуда беренче булырсыз һәм үз үрнәгегездә башкаларны илһамландырырсыз дип ышанам.

Алмаз Мингулов фән олимпиадалары җиңүчеләренә башлык Грантын алуга Сертификатлар тапшырды.

Бүләкләргә лаек булдылар: Дмитрий Новичков, Татьяна Жаренова, Әлфис Канәфин (2 нче Аксубай мәктәбе); Филипп Сетров, Эльвина Вафина, Ландыш Гафиятуллина, Полина Еремеева, Анна Ермолаева, Полина Захарова, Ангелина Николаева, Милена Овчинникова, Максим Узяков, Игорь Тимкин, Дарина Гыйззәтуллина, Алинә Хәмитшина (3 нче Аксубай мәктәбе); Залинә Минһаҗева, Ильяр Минһаҗев (Иске Мокшино мәктәбе); Анастасия Егорова, Анна Башатова (Кәкре Күл мәктәбе); Виктория Ильина, Мария Мельникова, Юлия Никифорова, Евгения Николаева, Марина Семенова (Савгач мәктәбе); Ләлә Бикушева, Сәед Кадыйров, Хәлим Кадыйров (Иске Ибрай мәктәбе); Станислава Сулейманова (Иске Ильдеряк мәктәбе); Светлана Федорова (Иске Савруш мәктәбе); Снежанна Андреева (Иске Үзи мәктәбе).

Сәләтле укучыларның укытучы-остазлары муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Тантаналы төстә Алмаз Мингулов 2 нче Аксубай мәктәбе укытучылары Мясникова Лилия Валентиновнага, Шакирова Мәрьям Ваккас кызына, Ванюкова Светлана Александровнага, Горбунов Геннадий Александровичка; 3 нче Аксубай мәктәбе укытучылары Билалова Зилә Марс кызына, Козлова Зинаида Аркадьевнага, Рябова Надежда Васильевнага, Удиярова Татьяна Георгиевнага, Пензенцева Екатерина Ивановнага, Миронкин Вячеслав Алексеевичка, Макаров Юрий Никитовичка бүләкләр тапшырды. Бүләкләргә шулай ук Сидорова Алевтина Борисовна, Карпухина Надежда Васильевна, Романова Татьяна Петровна (Савгач мәктәбе); Мотыйгуллин Шамил Нургали улы (Иске Ибрай мәктәбе); Альметкина Светлана Викторовна (Иске Ильдеряк мәктәбе); Бикулов Марс Паймурзович, Мирҗанова Наҗия Сантборхан кызы (Иске Мокшино мәктәбе); Захарова Валентина Валентиновна (Иске Саруш мәктәбе); Титова Елена Николаевна (Иске Үзи мәктәбе); Бикушев Рәис Харис улы (Иске Ибрай мәктәбе); Купцова Наталия Геннадиевна (Кәкре Күл мәктәбе) лаек булдылар.

Башкарма комитетның мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина ата-аналарны балаларның казанышлары белән җылы котлады.

– Бүгенге, күркәм гадәткә әверелгән бәйрәмдә мәктәпләр һәм район горурлыгы булган укучыларның исемнәре яңгырады, – дип билгеләп үтте мәгариф өлкәсе җитәкчесе. – Аларның казанышлары ата-аналарның мәхәббәтеннән, игътибарыннан һәм ярдәменнән башка мөмкин булмас иде.

Рәмзия Зәйдуллина «тантана сәбәпчеләренең» әти-әниләренә район мәгариф бүлегеннән Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды.

Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре исеменнән укучыларга хәер-фатиха һәм теләкләр белән Савгач урта мәктәбе директоры Александр Музилеев мөрәҗәгать итте.

Фотогалерея.


Нет комментариев