Аксубай районының террорчылыкка каршы комиссиясе куркынычсызлык чараларын үтәү турында искә төшерә
Күптән көтелгән һәм һәркемнең яраткан бәйрәмнәре – Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре башлана.
Яңа ел бәйрәмнәрен һәм каникулларын үткәрү чорында Аксубай муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе чираттагы тапкыр террорчылыкка каршы куркынычсызлык чараларын тайпылышсыз үтәү турында искә төшерә.
Тантаналарда катнашканда, кайбер кагыйдәләрне истә тотарга һәм үтәргә кирәк:
Һәрвакыт үз тирәгездәге вәзгыятьне контрольдә тотыгыз.
Уяу булыгыз
Шикле кешеләргә игътибар итегез, алар үзләрен йә артык сак тоталар, йә киресенчә – үзләренә артык игътибар җәлеп итәләр.
Беркайчан да хуҗасыз әйберләргә кагылмагыз, алар никадәр җәлеп итүчән күренсәләр дә.
Шикле әйбернең эчен карарга тырышмагыз, тотынмагыз, шартлатмагыз, аягыгыз белән типмәгез – анда шартлаткыч җайланма булырга мөмкин.
Табылдыкны табу урынын һәм вакытны теркәгез. Кешеләрне табылдык урыныннан мөмкин кадәр ераграк әйләнеп узарга өндәгез, очраклы кешеләргә куркыныч әйбергә кагылырга рөхсәт итмәгез. Шикле әйберне күргәч, аңа якын килмәгез, тирә-юньдәге полиция хезмәткәрләренең, сакчыларның һәм гади гражданнарның игътибарын җәлеп итегез.
Барлык шикле предметлар, кешеләр һәм вакыйгалар турында кичекмәстән Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенең дежур частена – «02» номеры, «102» яисә 2-72-06 телефон номерлары аша хәбәр итегез.
Аксубай районы буенча бердәм кизү хезмәте номеры: 112.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев