Аксубай районының тагын ике мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре барлыкка киләчәк
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының тагын ике мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре барлыкка киләчәк

«Мәгариф» милли проекты кысаларында киләсе 2022/23 нче уку елында безнең районның ике мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре ачылачак.

2019 елдан башлап мондый үзәкләр бүгенге көндә республиканың 253 авыл мәктәбендә эшли.

«Мәгариф» милли проекты кысаларында «Үсеш ноктасы» үзәкләре бөтен ил буенча гомуми белем бирү мәктәпләре базаларында булдырыла. Аларның максаты – төбәкләрдәге балаларга заманча технологияләр белән эшләргә өйрәнү мөмкинлеге бирү.

«Мәгариф» милли проекты Россия Президенты Владимир Путин билгеләгән Россия Федерациясе милли максатына ирешүгә юнәлдерелгән. Бу үсеп килүче буынның үз-үзләрен күрсәтү һәм гармонияле үсеше өчен шартлар тудыру.

Район белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренең эшлекле очрашуы вакытында мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина билгеләп үткәнчә, безнең районда яңа үзәкләр сентябрь аенда ук 2нче Аксубай һәм Иске Ильдеряк урта мәктәпләрендә барлыкка киләчәк.


Нет комментариев