Аксубай районының социаль яклау учреждениесендә юл хәрәкәте иминлеге әлифбасын кабатладылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының социаль яклау учреждениесендә юл хәрәкәте иминлеге әлифбасын кабатладылар

«Нежность» үзәгендә хезмәт алучылар белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чара узды.

Чараны оештыручылар катнашучыларның игътибарын юл куркынычсызлыгы теләсә кайсы кеше өчен мөһим элемент, әмма алтын яшьтәге кешеләр өчен аеруча актуаль булуына юнәлттеләр.

Алар билгеләп үткәнчә, җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең иң еш очрый торган сәбәбе – юлның йөрү өлеше аша чыгу мизгеле. Юл хәрәкәте вакыйгалары җәяүлеләр кичүендә дә килеп чыга. БДД инспекторлары әйтүенчә, бу еш кына нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр белән була. Реабилитация бүлеге хезмәтләрен алучы өлкән яшьтәге гражданнарга шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементларның әһәмияте турында искә төшерделәр. Шуңа күрә алар куркынычсызлык әлифбасы буенча юл билгеләре пазлларын актив, энтузиазм белән җыйдылар.

Фото: «Нежность» КЦСОН архивыннан.


Нет комментариев