Савгач урта мәктәбендә мәктәпне тәмамлаган гвардия сержанты Константин Ермошкинга истәлек тактасы ачылды.
Хәтер тактасын ачу тантанасына Константинны белгән, яраткан һәм хөрмәт иткән һәркем җыелды: аның әти-әнисе, укытучылары, укучылар, сыйныфташлары, авылдашлары, район хакимияте һәм волонтерлар төркеме вәкилләре.
Тантана югалту ачысы һәм солдат батырлыгы белән горурлану хисләре белән узды.
Җыелучылар алдында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Тимирясов чыгыш ясады.
– Константин патриотизм сүз генә түгел, ә хәрби бурычка тирән хөрмәткә нигезләнгән тормыш нормасы булган гаиләдә үсте, – дип билгеләп үтте ул. – Ватанга куркыныч янагач, ул аны сакларга басты. Хөрмәтле Анатолий Николаевич һәм Наталия Валентиновна – сез чын герой тәрбияләгәнсез, аның үлемсез батырлыгы мәктәп укучылары өчен үрнәк булачак, ул мәңгегә безнең хәтердә калачак.
Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев геройның әти-әнисенә улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
– Константин безгә үзенең мирасын – намус, кыюлык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт үрнәген калдырды. Безнең бүгенге уртак бурычыбыз – бу истәлекне саклау. Без геройларыбызны хәтерләгәндә, алар яшәячәк.
Мәктәп директоры Александр Музилеев аның мәктәптә укыган елларын искә алды.
Укытучылары һәм авылдашлары аны игелекле, ярдәмчел, үз сүзләре һәм гамәлләре өчен җаваплы егет буларак хәтерлиләр. Махсус хәрби операция барган вакытта кыска вакытлы ялларга кайтканда, Константин хезмәте турында сөйләргә яратмаган – туган ягында ул беразга гына булса да тынычлыктан ләззәт алырга омтылган. Һәрвакыт дуслары, авылның ветеран-сугышчылары янында булган. Ә 2023 елның 22 сентябрендә Россия герое Рәсим Баксиков үзенең тарихи ватанына кайткан вакытта, Константин да ялда була һәм ветераннар штабында аның белән очраша. Махсус операциядә катнашучылар бер-берсен ярты сүздән аңлап, туганнарча җылы әңгәмә коралар.
Истәлек билгесен ачу хокукы геройның иң якын кешеләренә – әнисе һәм әтисенә бирелде. Метроном тавышы астында һәлак булган каһарманны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
– Безнең өчен Константин – чын ир-егетләр көче, дисциплина һәм Ватанга булган мәхәббәт үрнәге, – дип билгеләп үттеләр мәктәп укытучылары. – Аның мәктәп фасадындагы портреты һәр укучыга батырлыкның бары тик тарих дәреслекләрендә генә түгел, ә менә монда, безнең күз алдыбызда да яшәвен искәртеп торачак.
Гвардия сержанты Константин Ермошкин турындагы истәлек якташларының йөрәгендә мәңге сакланыр.
Ермошкин Константин Анатольевич 1992 елның 21 сентябрендә Савгач авылында туган. Туган авылында үскән, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булышкан, укыган. 2010 елда Савгач мәктәбен тәмамлаган. Шул ук елда аны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафына чакыралар. Калининградта, флотта хезмәт итә. Ватан алдындагы бурычын үтәп кайтканнан соң, Ульяновск шәһәрендә контракт буенча хәрби карьерасын дәвам итә.
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларыннан кайткач, Түбән Камада эшли. 2013 елда һөнәри училищега (ПЛ) укырга керә һәм аны 2015 елда тәмамлый. Укуын тәмамлагач, кабат Россия Кораллы Көчләре белән контракт төзи – Самарада Коры җир гаскәрләрендә, аннары Мурманскида диңгез пехотасында хезмәт итә.
2021 елның июленнән гвардия сержанты дәрәҗәсендә хәрби хезмәт үтә, танкка каршы идарә ителүче ракеталар батареясы идарә бүлеге командиры була. 2022 елның февраленнән махсус хәрби операциядә катнаша. Гаилә кора, яраткан әти, кадерле ул һәм тугры дус була.
Константин Ермошкин 2026 елның 29 маенда хәрби операция вакытында батырларча һәлак була.
Нет комментариев