Сайлауда катнашучылар саны 92,4 процент тәшкил итте
Соңгы яңалыклар

Сайлауда катнашучылар саны 92,4 процент тәшкил итте

Дүшәмбе көнне узган атналык киңәшмәдә 18-20 сентябрь көннәрендә узган Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау һәм җирле советларга өстәмә сайлауларның нәтиҗәләре ясалды.

Район территориясендә 41 сайлау участогы эшләде.

Районда сайлауда катнашучылар саны иң югары күрсәткечләрнең берсе булды. Исемлекләргә кертелгән 19 242 кешенең 17 789ы тавыш бирде – бу 92,4 процент дигән сүз. Чагыштыру өчен: Татарстан Республикасы буенча уртача күрсәткеч 76,7 процент, ә Россия Федерациясе буенча 52 проценттан артык тәшкил итте.

Район башлыгы Алмаз Мингулов сайлау процессын оештыруда катнашкан һәркемгә: участоклардагы сайлау комиссияләре әгъзаларына, территориаль сайлау комиссиясенә, координаторларга һәм күзәтүчеләргә җылы рәхмәтен белдерде.

– Кешеләрнең кәефе эшлекле һәм бик уңай иде. Һәркем илнең киләчәге өчен үз җаваплылыгын аңлады, – дип ассызыклады район башлыгы.

Аксубай районы гражданлык активлыгы югары булган территория статусын тагын бер кат раслады. Участокларга яшьләр, волонтерлар һәм хезмәт ветераннары актив килделәр. Хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикле гражданнар өчен өйдә тавыш бирү оештырылды – барлык гаризалар да төгәл һәм техник тоткарлыкларсыз үтәлде.

Федераль кампания белән беррәттән, биш участокта (Трудолюбово, Иске Кыязлы, Яңа Ибрай, Яңа Кармәт һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлекләрендә) җирле үзидарә органнарына өстәмә сайлаулар узды. Бюллетеньнәрдә 13 кандидат тәкъдим ителгән иде.

 

 


Нет комментариев