Аксубай районының православие чиркәвендә паникадилда шәмнәр кабыначак
Рус Кармәте авылында Казан-Богородицкий чиркәвендә шәм паникадиласы куелды
Бу – Аксубай бистәсендәге изге Феодосий Тотемский чиркәү әгъзаларының Рус Кармәте православие чиркәвенә йөрүчеләргә бүләге.
Бүгенге көнгә кадәр бу борынгы бинаның үзәгендә кулдан ясалган люстра балкыды. Чиркәү советының оста куллы әгъзалары 18 шәм куя торган яктырткыч ясаганнар. Ул бик югары профессиональ дәрәҗәдә башкарылган. Осталар бу изге эшкә күңел җылыларын салганнар. Бәйрәм гыйбадәтләре вакытында паникадилда шәмнәрнең януы гыйбадәтханәдә үзенчәлекле мохит тудырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев