Аксубай районының Карасу авылында яңа юл ачылды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының Карасу авылында яңа юл ачылды

Карасу авылында күптән көтелгән вакыйга булды – озынлыгы 1 километр 100 метр тәшкил иткән яңа автомобиль юлы ачылды.

Бу җирле әһәмияттәге юл төбәк автотрассасы белән тоташтырылган. Объектны «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы Татарстан Республикасы бюджеты хисабына салды. Сыйфатлы асфальт катламы нибары ике атна эчендә җәелде.
Юл хәрәкәте иминлеге өчен кирәкле инфраструктура да каралган:
яңа юл билгеләре;
ике урында җәяүлеләр кичүе;
ясалма тигезсезлекләр.

Ничә еллар, ничә буыннар көтте бу юлны. Ә хәзер бик шатбыз, дип уртаклаша авыл халкы. Шәһәрләргә китеп, әти-әниләренә янына кайтып йөрүчеләр дә бик канәгать. Без хәзер туган авылыбызга ешрак кайтачакбыз, диләр алар. Яңа юл Калинин урамына кадәр җиткерелгән, хәтта җирле мәктәп бинасы артыннан да уза. Авыл кешеләре юлның сыйфатын югары бәялиләр һәм кыш көне яңа юлны чистарту искесенә караганда күпкә җиңелрәк булачагын билгеләп үтәләр.

Вакытлыча бәйрәм мәйданчыгына әйләнгән юл өслегенә бөтен халык һәм кунаклар җыелды. Ачылу тантанасы күңелле, шатлыклы атмосферада узды.

Җыелучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте. Якташларын котлап, ул вакыйганың символик булуын билгеләп үтте:

– Бу бәйрәм көнендә, Татарстан Республикасы көнендә, сезнең тагын бер зур бәйрәмегез – юл ачу. Бу зур шатлык. Махсус операция белән бәйле катлаулы вакытларга карамастан, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен республика җитәкчелеге кулдан килгәннең барысын да эшли. Сезнең авылда да аз эшләнми. Сездән хәзер активлык кирәк, яшьләр авылда калсын һәм балалар үссен өчен үз төбәгегезне чәчәк аттырырга кирәк.

Авыл халкын Карасу авыл җирлеге башлыгы Рәсим Фәхретдинов сәламләде. Ул төзүчеләргә тырышлыклары һәм эшкә профессиональ якын килүләре өчен рәхмәт белдерде.

Бәйрәм халык мотивлары белән үрелеп барды: мәйданда татар музыкасы яңгырады, талантлы җырчылар Алия Сөләйманова һәм Илсөя Мифтәхова башкаруында җырлар яңгырады.

Бүләкләү тантанасы булды. Район башлыгы «Татавтодор» АҖнең Аксубай участогы баш инженеры Марсель Фәхриевка һәм машина йөртүче Александр Пикаловка югары сыйфатлы төзелеш, профессиональлек һәм эшкә намуслы карашлары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды. Югары һөнәри казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Карасу төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Галина Маруткинага республика электрон Мактау тактасына кертү турында таныклык тапшырылды.

Рәсми өлеш азагында алкышлар астында символик кызыл тасма киселде, һәм яңа юл хәрәкәт өчен рәсми рәвештә ачылды.

Ирина Гордеева фотосы.


Нет комментариев