Аксубай районының Иске Үзи авылында махсус хәрби операция геройларына хәтер такталары ачылды
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының Иске Үзи авылында махсус хәрби операция геройларына хәтер такталары ачылды

Иске Үзи мәктәбендә махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган Вячеслав Нестеров һәм Алексей Харитонов хөрмәтенә мемориаль такталар ачу тантанасы узды.

Ачылу тантанасында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары, мәктәп укучылары, авыл халкы катнашты. Кешеләр, йөрәк чакыруы буенча гомерләрен тынычлык һәм иминлек өчен биргән Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтү һәм рәхмәт белдерер өчен җыелдылар.

Истәлекле митингта катнашучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев мөрәҗәгать итте.

–Алексей Харитонов һәм Вячеслав Нестеровның батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак, – дип билгеләп үтте ул. – Мәктәп диварында истәлек такталары геройларны ихтирам итү символы булачак һәм аларның Ватанга булган батырлыгы һәм мәхәббәте турында искә төшерәчәк. Без яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләячәкбез.

Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова неонацистларга каршы көрәштә гомерләрен биргән авылдашларын җылы сүзләр белән искә төшерде.

–Алар, батырлык һәм ныклык күрсәтеп, хәрби бурычларын намус белән үтәделәр, – дип ассызыклады ул. – Туган авыл үзенең каһарманнарын беркайчан да онытмас.

Истәлек такталарыннан ак пәрдәләр алынды, митингта катнашучылар һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.

Алексей Николаевич Харитонов 1979 елның 6 июлендә Сөнчәле авылында туган. Гаилә әнисенең туган авылы Иске Үзигә күченә һәм Алексейның бөтен балачагы, яшьлеге шушында уза. Иске Үзи сигезьеллык мәктәбендә укый, аннары Нурлат мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлый. Колхозда ат караучы булып эшли, хайваннарны ярата. Авылдашлары аның яхшы күңелле, игелекле кеше булуын, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булуын искә төшерәләр. МХО башлану белән «Вагнер» ЧВК белән контракт төзи. Алгы сызыкта дошманга каршы кыю һәм батыр көрәшә. Сугышчан казанышлары өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Туган авылына яраланып кайткан, ә 2024 елда ул РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзегән. 2024 елның 9 октябрендә Алексей Харитонов хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Вячеслав Васильевич Нестеров 1971 елның 16 февралендә Иске Үзи авылында туган. Иске Үзи мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлый, аннары Аксубай һөнәри лицеенда тракторчы-машинист белгечлеге ала. Укудан соң авыл хуҗалыгында эшли. 1990 елдан 1992 елга кадәр сроклы хәрби хезмәт үтә. Вячеслав өйләнгән, ике кыз тәрбияләгән. Авыл хуҗалыгы производствосында механизатор булып эшли. Ул илнең киләчәге өчен сугыш барганда читтә кала алмый. 2024 елның 15 июленнән ул махсус хәрби операциядә катнаша. Вячеслав Нестеров 2024 елның 15 августында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак була. Үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.


Нет комментариев