Аксубай районының Иске Чуаш Адәмсуы авылы волонтерлары 61 яшеренү челтәре бәйләгәннәр
Иске Чуаш Адәмсуы авылында волонтерлар төркеме актив эшли.
Бу хакта китапханәче Галина Харитонова сөйләде.
“Безнең сугышчыларыбыз бу авыр вакытта фидакарьләрчә, йокысыз һәм ялсыз, кыен шартларда илебезнең мөстәкыйльлеген яклаганда, аларның тыл ярдәменә мохтаҗ булуларын без аңлыйбыз, – дип язган ул. – Шуңа күрә, солдатларыбыз өчен борчылып, безнең Иске Чуаш Адәмсуы авылы хатын-кызлары хәрби хезмәткәрләр мохтаҗ булган маскировка челтәрләре үрү өстендә армый-талмый эшлиләр. Дошман белән каршылык сызыгында торган егетләребез өчен ут йотып, безнең хезмәт сөючән, ярдәмчел хатын-кызларыбыз инде икенче ел челтәрләр үрү өчен каркас җиһазландырылган авыл клубына ашыгалар. Алар аяк өстендә, бер тасманы икенчесе белән ялгап, сәгатьләр дәвамында баш күтәрми эшлиләр. Волонтерлар төркеме эшли башлаганнан алып аларның ару-талу белмәс куллары белән 61 маскировка челтәре үрелде.
Актив волонтерлар арасында Краснова Марияне, Романова Оксананы, Маркова Натальяны, Краснова Любовьны, Антонова Натальяны, Микушева Ольганы, Кузнецова Надежданы, Филиппова Людмиланы, Харитонова Аннаны, Иванова Натальяны, Маркова Аннаны, Антонова Ираиданы, Коннова Татьянаны, Михайлова Любовьны, Харитонова Галинаны һәм башка бик күп ярдәмчеләрне атарга була. Шулай ук халык арасында махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен яшеренү челтәрләре үрүдә кирәкле барлык әйберләрне һәм сугышчыларыбыз мохтаҗ булган башка кирәк-яракларны сатып алуга финанс ярдәме дә даими җыела. 2024 елда авылның битараф булмаган халкыннан 117 мең сумнан артык акча җыелды һәм районның гуманитар ярдәм туплау пунктына тапшырылды. Бу игелекле һәм кирәкле эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт”.
Фото: Галина Харитонованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев