Аксубай районының яшь гражданнары РФ паспортларына бүләкләр алдылар
Үзәк паркта Россия байрагы көненә багышланган бәйрәмдә яшь гражданнарны бүләкләделәр.
Сәхнәгә «Россия гражданнары» акциясендә катнашкан укучылар күтәрелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Чулпан Хәнифова һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Башатова патриотик акциядә катнашучыларны сәламләделәр. «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр иҗтимагый оешмасыннан аларга истәлеккә паспортлар өчен тышлыклар тапшырдылар. Алар арасында Михаил Кудрявцев, Инна Федосеева, Анастасия Башатова, Виолетта Ермолаева, Регина Шәйхетдинова, Ангелина Шишкова, Ксения Новичкова, Азалия Морозова, Оксана Ашаева, Даниил Ашаев, Дмитрий Мельников бар. Россия Федерациясенең яшь гражданнарына районны данлауларын һәм аның белән горурлануларын теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев