Биредә чуашлар яши, аларның күбесе лаеклы ялга чыккан инде.
Бу махсус көнне алар, вакытларын уңайлы шартларда уздыру, игътибар һәм кайгыртучанлык тою өчен, бергә җыелдылар. Кайчандыр алар колхозда тырышып эшләгәннәр, балалар тәрбияләгәннәр һәм туган авылларын үстерүгә күп көч куйганнар. Алар арасында гомерләрен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган педагогика ветераннары да бар.
Бәйрәмне методист Резеда Юнысова һәм укытучы Искәндәр Могыйнов җитәкчелегендә авыл мәдәният йорты белгечләре һәм үзешчән артистлар оештырды. Алар халык өчен кызыклы һәм бай эчтәлекле программа әзерләделәр.
Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлия Гыйматова җыелучыларны чын күңелдән бәйрәм белән котлады.
Кунаклар өчен табын әзерләделәр, алар белән барысы да рәхәтләнеп сыйландылар. Артистлар татар телендә җырлар башкардылар, бу көйләрне яхшы белгән чуашлар аларны җылы кабул иттеләр, кушылып җырладылар һәм шатландылар.
Авыл халкы биеп-җырлап, шатлыклы атмосфера белән ләззәтләнде. Бу бәйрәм көне тиешенчә дустанә, рухи атмосферада узды.
Нет комментариев