Аксубай районының авыл мәдәният хезмәткәрләре атна саен санитар чистарту үткәрәләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының авыл мәдәният хезмәткәрләре атна саен санитар чистарту үткәрәләр

Иске Тимошкино мәдәният учреждениесе һәм китапханә хезмәткәрләре авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре белән берлектә атна саен авыл урамнарын санитар чистарту һәм төзекләндерү эшен оештыралар.

Китапханә һәм мәдәният йорты өчен билгеле территорияләр беркетелгән. Ел дәвамында алар тәртип һәм чисталык саклыйлар. Юл буенда үскән чүп үләнен чабып, санитар чистарту үткәрәләр.

Узган пәнҗешәмбедә дә алар бергәләп гадәти эшкә чыктылар.


Нет комментариев