Аксубай районының авыл мәдәният учагында үз эшләренә гашыйк кешеләр эшли
Бу хакта МЮД поселогы клубы территориясен бизәп торган чәчәкләр дә сөйли.
Чәчәкләр үстерү – җанга рәхәтлек бирә, дип юкка әйтмиләр. Әмма бу эш күп мәхәббәт, чиксез кайгырту һәм вакыт таләп итә.
Һәркемгә билгеле булганча, мәдәният өлкәсендә эшләүче кешеләрнең тормыш асылы шатлык китерү һәм җәмгыять тормышына гармония кертү.
– Театр элгечтән башланган кебек, авыл клубы чәчәк түтәлләреннән башланырга тиеш, – ди әлеге мәдәният учреждениесе җитәкчесе Ольга Жукова. – Минемчә, шатлык-сөнечләр алардан башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев