Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районының архив бүлегендә күргәзмә оештырылды

Район архивы хезмәткәрләре көндәлек эшләрендә авыл җирлекләре, оешмалар һәм предприятиеләр эшчәнлеге процессында барлыкка килгән документларны исәпкә алу һәм классификацияләү белән генә чикләнмиләр.

Район тарихын буыннар өчен сакларга матбугат басмалары да ярдәм итә, дип саный архив бүлегенең баш белгече Ралия Искәндәрова.

–Мисалга, район газетасы, якташларыбызның китаплары һәм хезмәтләре, – ди Ралия Илгиз кызы. – Һәм без быелдан башлап айга бер тапкыр теге яки бу танылган якташыбызга багышланган күргәзмә әзерләргә булдык. Безнең танылган галимнәребез, хәрби җитәкчеләребез, мәдәният эшлеклеләребез, табиблар, укытучыларыбыз бар, аларның биографияләре район һәм ил тарихы белән аваздаш. Беренче күргәзмәне без Ирина Степанованың «Савгач авылы» китабына багышларга булдык.

Бүлекнең баш белгече март аенда Нәҗип Думавиның юбилеена багышланган күргәзмә оештырырга ниятли.

–Әлегә материаллар җыябыз, – ди Ралия Илгиз кызы. – Татар язучысы һәм публицисты, педагог, ул татарлар арасында наданлыкны бетерү өчен бик күп эшләр башкарган. Авыл фәкыйрьләренең тормышы турында повестьлар һәм хикәяләр язган, ул чордагы тормышны яктырткан һәм аксубайлыларның буыны аны истә калдырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев