Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай районыннан мобилизацияләнгән «Мишарин»: җиңү безнең артта булачак!

Безнең хәбәрче кыска вакытлы ялга кайткан «Мишарин» позывнойлы Аксубай районы кешесе белән очрашты.

Туган йорты янында безне мобилизацияләнгәннең әнисе каршы алды. Аның күзләре бәхеттән яна иде, ниһаять, озак айлар дәвамында әти-әнисе улларын коча алган. Герой үзе бакчада бәрәңге өя иде.

Туганнары сөйләвенчә, аларның уллары, абыйлары – хезмәт сөючән. Ял вакытында да әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итәргә тырыша. Бертуганының улы һәм авыл малайлары аның артыннан калмый йөриләр.

«Мишарин» белән сөйләшү кыска килеп чыкты. Геройлар үзләре турында сөйләргә күнекмәгән. Шуңа күрә барысы да хәрбиләрчә кыска һәм төгәл.

– Сезне кайчан мобилизацияләделәр?

– Мине 29 сентябрьдә мобилизацияләделәр, бер ай өйрәнүләр уздык, тугыз ай – анда.

– Моңа кадәр сезнең хәрби тәҗрибәгез бар идеме?

– Юк, бары тик армиядә хезмәт кенә. Мин Түбән Камада эшли идем, яхшы эшем бар иде.

– Тәэмин ителеш, корал белән хәлләр ничек тора? Безнең сугышчыларга нәрсәләр кирәк?

– Без барысы белән дә тәэмин ителгән.

– Җирле халык сезгә ничек карый?

– Игелекле.

– Безнең гуманитар ярдәм сезгә барып җитәме?

– Ярдәм килә, әмма без ерак урнашкан булу сәбәпле, безнең волонтерлар, кызганычка каршы, безнең янга кадәр килеп җитә алмыйлар, анда кертмиләр. Әмма мин алар белән Яшьләр үзәгендә очраштым, ярдәм өчен аларга бик зур рәхмәт! Хатын-кыз волонтерлар миңа яшеренү челтәре бүләк иттеләр, мин аларга бик рәхмәтле, бик кирәкле бүләк.

– Булачак Ватанны саклаучылар үзләрендә нинди сыйфатларны тәрбияләргә тиеш?

– Иң мөһиме – кыюлык.

– Егетләрнең кәефе нинди?

– Сугышчан! Җиңү безнең артта булачак!

Без герой белән аны кочаклап һәм бу теләкнең чынга ашуын теләп саубуллаштык! Чөнки бөтен Россия махсус хәрби операциянең тәмамлану турындагы уй белән яши. Аллаһы Тәгалә сакласын сезне, егетләр. Ватан сакчылары тәрбияләп үстергән өчен әти-әниләрегез алдында баш иябез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев