Федоровка картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шатлыклы вакыйга булды – аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев исеменнән Яңа ел белән котладылар.
Учреждениегә депутатның ярдәмчесе Алсу Мәхмүтова килде. Ул үз җитәкчесе исеменнән интернат-йортта яшәүче ялгыз һәм карт кешеләргә, инвалидларга карата ярдәм сүзләрен һәм иң изге теләкләрен җиткерде, шулай ук бәйрәм бүләкләре тапшырды.
Үз чиратында, интернат-йортта яшәүчеләр хәйриячегә күңелгә үтеп керерлек сувенир – җирле осталар тарафыннан кулдан, аппликация техникасында, кул астындагы материаллардан ясалган яңа ел картинасы бүләк иттеләр.
Фото: Федоровка интернат-йорты архивыннан.
Нет комментариев